Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүче 92 яшьлек ветеран МХО сугышчыларына 50 мең сум акча күчерде

Акчаларны ул территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисенә тапшырды.

Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Рокыя Сәхәбетдинова махсус хәрби операция сугышчыларына кирәкле әйберләрне алуга 50 мең сум акча тапшырды. Җыелган акчасын ул территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисенә тапшырды. 

Ленинград блокадасын кичергән әби сугышчыларга ярдәмнең мөһимлеген барыннан да яхшы аңлый. Илдә барган вакыйгалардан читтә калу — минем өчен хас түгел, ди ветеран. 

Бу акчаларга сугышчылар өчен амуниция, көнкүреш һәм җылыту өчен кирәк-яраклар, медикаментлар һәм башка шундый мөһим әйберләр сатып алыначак. Хәзерге вакытта түбәнкамалылар госпитальләр өчен кирәк булган әйберләрне җыя. 

Теләге булганнар мобилизацияләнгәннәр һәм госпитальләр өчен гуманитар ярдәмне Химиклар проспекты буенча 72б һәм Студентлар урамы буенча 49нчы йортларда урнашкан җыю пунктларына китерә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев