Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада яшәүче 19 яшьлек студент диплом яклау белән контракт буенча хезмәт итәргә китә

Ул укыган көллияттә егетнең ватанның иминлеген сакларга нияте барлыгы турында беркем дә белми.

Таң аткан вакыт. Хәрби комиссариат. «Контрактчы килде, әйдәгез мин сезне таныштырам», — диде шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков һәм мине бинаның икенче катына алып китте. Залда безне бер егет көтә иде инде. 

Хәрби династия
Егет киң җилкәле, гәүдәгә миннән озынрак. Егет борылып караган иде, ул минем танышым булып чыкты. Инсафка 19 яшь, ул — студент. Бу көннәрдә ул диплом яклый, һәм шуннан соң армиягә хәрби хезмәткә китә. «Мин хезмәткә Ватан чакыруы буенча барам. Мин ата-бабаларым белән бер дәрәҗәдә торырга тиеш. Минем бабам — танк гаскәрләре полковнигы, Чечняда сугышкан. Дәү бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Полковник Солдатов — минем туганым, очучы булып хезмәт итте, Кореяда, Вьетнамда хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Безнең хәрби династиябез бар дип әйтергә була!» — дип сөйләде егет.

Инсаф сроклы хезмәткә чакырылмаган. Махсус хәрби операциягә бер ел элек барырга теләк белдерүен сөйләде, әмма туганнары укуын тәмамларга күндергәннәр. Ул укыган көллияттә егетнең ватанның иминлеген сакларга нияте барлыгы турында беркем дә белми. Хәтта яратып йөргән кызы да соңгы минутка кадәр, Инсаф чакырылыш буенча армиягә генә китә дип уйлаган. 

Күз яшьләре белән озатмагыз
Инсаф әйтүенчә, аны өйдән бик авыр, озатканнар. Ләкин нәкъ менә шул күз яшьләре өчен егет махсус хәрби операциягә бара да. Якыннарына ул: «Күз яшьләре белән озатмагыз! Герой кебек озатыгыз. Барысы да яхшы булыр, җиңү белән кайтырмын!», — дигән.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү турында Инсаф күптән ишетеп белә, анда 104 нче Һава-Десант дивизиясендә аның дусты хезмәт итә. Тәҗрибәсе зур: ул штурмчы, күп кенә ярчыклы яралар алган, хастаханәгә эләккән, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 

— Мин аның янына бардым. Ул ике ел элек яз көне китте, бабасы кебек үк, дөньяны азат итәчәген әйтте. Мине артиллериягә җибәрә алалар — бу яхшы хәбәр. Кемнәрдер әйткәнчә, «Әниләребезнең күз яшьләре өчен — йөзләрчә мең батарея уты».

Республика ташламаячак!
Хәзер Татарстанда контракт хезмәте солдатлары өчен күп кенә ярдәм чаралары гамәлдә. Күптән түгел генә зур үзгәрешләр дә булды. Республика хөкүмәте барлык хәрбиләргә 505 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Бу Оборона министрлыгыннан 195 мең сум күләмендә түләүләргә өстәмә булачак. 

Инсаф соңгы документларга кул куйды, һәм без бергәләп Химиклар, 72б йортында урнашкан ярдәм күрсәтү пунктына юл тоттык. Ярты сәгать эчендә булачак сугышчыны кирәкярак белән тәэмин иттеләр. Җыю пунктыннан егет спорт сумкасы белән чыкты. «Рәхмәт сиңа! Аллаһ сәламәтлек бирсен! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!» — дип эндәште Инсафка үтеп баручы хатын-кыз. 

Контракт өчен — гражданлык 
Сүз уңаеннан, Түбән Кама хәрби комиссариатына контракт хезмәтенә җыю мәсьәләләре буенча җирле халык кына түгел, ә башка төбәкләрдән, аерым алганда Пермь, Ростов, Волгоград, Ырымбурдан һәм хәтта чит ил кешеләре — Үзбәкстан, Казахстан гражданнары да мөрәҗәгать итә. Бу хакта хәрби комиссар Газинур Ситдыйков үзе сөйләде: 

— Бу очракта Россия Президенты Указы белән аларга бер ай эчендә гадиләштерелгән тәртиптә РФ гражданлыгын кабул итү хокукы бирелә. Бу мәгълүматны без чит ил гражданнарына, алар белән сәнәгать зоналарында һәм яшәү урыннарында очрашулар вакытында җиткерәбез. 

Сугышчы ант биргәннән соң аның гаиләсенең барлык әгъзалары да автомат рәвештә РФ гражданнары дип танылачак, дип тә билгеләп үтте хәрби комиссар. Ел башыннан Түбән Кама хәрби комиссариатыннан контракт килешүе төзеп алты чит ил гражданы киткән. Ел башыннан барлыгы 33 төркем җибәрелгән, шул исәптән 171 кеше киткән. 

Кирилл Давкаев
Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев