Түбән Камада яшь армиячеләр отрядына МХОда һәлак булган сугышчы исеме бирелде
Ул 2023 елның февралендә Угледар янындагы сугышта һәлак була.
Түбән Каманың 13 нче гимназиясендә махсус хәрби операция урынында һәлак булган сугышчы Марат Әхияровны искә алдылар. Хәрби әлеге уку йортын тәмамлаган булган.
Марат Әхияров «Алга» исемле батальонында хезмәт итә. 2023 елның февралендә Угледар янындагы сугышта һәлак була.
22 октябрьдә 13 нче гимназиядә сугышчы истәлегенә оештырылган митинг вакытында мемориал ачтылар. Моннан тыш, уку йортының яшьармиячеләр отрядына Марат Әхияров исемен бирү тантанасы узды.
Һәлак булган сугышчыны искә алырга аның әнисе һәм сеңлесе, ветераннар оешмалары вәкилләре, МХ сугышчылары, укучылар, шулай ук педагоглар җыелган иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев