Түбән Камада яңа поликлиниканы 2026 елда төзи башларга планлаштыралар
«Сәламәтлек саклау буенча амбициоз үсеш планнары бар», — дип сөйләде Түбән Кама мэры.
Түбән Кама администрациясендә җитәкчеләр планеркасында шәһәр мэры Рамил Муллин узган елда гамәлгә ашырылган төп инфраструктура проектларын атады һәм 2026 елга кадәр алда торган планнарны билгеләде.
3 нче балалар поликлиникасы декабрь азагында тантаналы рәвештә ачылды. Хәзер ул эшли һәм кечкенә пациентларны кабул итә. Штатта 11 белгеч бар: бу — педиатрлар, офтальмолог, ортопед, хирург, невропатолог һәм башка табиблар.
Мэр сүзләренчә, яңа балалар поликлиникасы — яңа микрорайоннарда медицина үсеше буенча беренче адым гына. 2026 елда анда өлкәннәр поликлиникасы төзелешен башларга планлаштыралар.
«Бездә әлегә поликлиникаларга йөкләнеш артык күп. Өлкәннәргә килгәндә, хастаханәләр бүген 80 мең кешегә хезмәт күрсәтә, норматив — 50 мең кеше. Сәламәтлек саклау буенча амбициоз үсеш планнары бар», — дип сөйләде Түбән Кама мэры.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев