Түбән Камада яңа балалар поликлиникасы төзелде
Медицина учреждениесе тәүлегенә 200 пациент кабул итәчәк
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Камадагы 3 нче балалар поликлиникасының проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
Медицина учреждениесе тәүлегенә 200 пациент кабул итәчәк, анда участок педиатрлары, ашыгыч ярдәм кабинетлары, процедура кабинетлары һәм башкалар урнашачак.
Объектны перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе төзегән.
Яңа балалар поликлиникасын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев