Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада балалар поликлиникасы төзелә башлады

Медицина учреждениесе 20 мең балага хезмәт күрсәтәчәк.

Түбән Каманың 35а микрорайонында 3 нче балалар поликлиникасы төзелә башлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов хәбәр итте. Ул төзелеш мәйданчыгыннан видеоролик бастырды.

Өч катлы яңа поликлиникада педиатрлар, инфекционист, ашыгыч ярдәм, анализлар алу, процедура кабинетлары булачак. Шулай ук анда рентген аппараты, сәламәтлек үзәге һәм балалар өчен сөт ризыклары бирү пункты булачак.

Медицина учреждениесе 20 мең балага хезмәт күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез, республика министрлар кабинетында узган брифингта төбәк сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Татарстанда тагын 48 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк дип хәбәр итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев