Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада һава сыйфатын тикшерүче тагын 2 автоматик контроль пост урнаштырырга мөмкиннәр

Хәзер Түбән Камада һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автоматик система тәүлек буе эшли.

Түбән Камада мэр Рамил Муллин кушуы буенча һава торышын тикшерүче ике яңа пост урнаштыру мөмкинлеге карала. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итте.

Хәзер Түбән Камада һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автоматик система тәүлек буе эшли.

«Гамәлдәге мониторинг һәм мәгълүмати ачыклык системасын киңәйтү максатында шәһәр мэры Рамил Хәмзович кушуы буенча хәзер шәһәр территориясендә өстәмә ике пост урнаштыру мәсьәләсе карала», - дип хәбәр итте Рафаэль Игтисамов.

 2022 елда ПДК арттыруның 607 очрагы теркәлгән, бу сайлап алынган пробаларның гомуми саныннан 0,5% тәшкил итә, дип сөйләде җитәкче.

«Иң күп саннар, якынча 60%, начар метеорологик шартлар чорында (июль-сентябрь), нигездә, ике урында теркәлгән: 36 нчы микрорайонда һәм Олы Афанасово авылында (күкертле водород буенча артып китү). Роспотребнадзор идарәсе потенциаль хокук бозучыларның һәрберсенә кисәтү ясады».

Гомумән алганда, 2019 елдан башлап, Түбән Кама халкының һава сыйфатына карата шикаятьләре саны 6 тапкырга кимегән (834 мөрәҗәгатьтән 135кә кадәр).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев