Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Гыйльми совет булдырырга тәкъдим иттеләр

Аңа сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, Түбән Кама галимнәре һәм профессорлары керәчәк.

Түбән Кама Советлар йортында кадрлар ресурсын үстерү буенча киңәшмә узды. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр хакимияте, мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бу тема бик актуаль. Бүгенге көндә җитештерүне үстерүгә җитди инвестицияләр кертелә һәм алар тиешле кадрлар ресурсы белән тәэмин ителергә тиеш. Безнең бурыч — безнең нинди мөмкинлекләр, бизнес һәм предприятиеләрнең ихтыяҗларын аңлау. Шуның нигезендә без стратегияне билгеләячәкбез», — диде Рамил Муллин.

Ул кадрлар ресурсын үстерү буенча координацион совет булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Аңа югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре керәчәк.

«Түбән Кама шәһәре — үсеш ала торган һәм бик җитди потенциалга ия булган территория. Шуңа күрә кадрлар әзерләү өлкәсендә дөрес эш алып бару мөһим», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Түбән Кама химия-технология институты директоры Илдар Әхмәтов Түбән Каманың кадрлары турында җентекләп сөйләде һәм белем бирү сыйфатын яхшырту буенча берничә тәкъдим кертте.

 

«Безнең институт актив үсештә, без институтны Фәнни-белем бирү кампусына үзгәртү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз. Зур мәсьәлә — кампусның кадрлар белән тәэмин ителеше, ул белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Шулай ук очрашуда Гыйльми совет булдыру тәкъдиме яңгырады. Аңа сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, Түбән Кама галимнәре һәм профессорлары керәчәк. Мондый мәйданчык булдыру белгечләргә предприятиеләрнең агымдагы фәнни сорауларын карарга һәм барлыкка килгән җитештерү кыенлыкларын хәл итәргә ярдәм итәр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев