Түбән Камада горгаз белән килешүләргә документлар кабул итү пунктлары эшли
Эш графигы: эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр (төшке аш: 12дән 13:00гә кадәр).
20 ноябрьдә шәһәрдә «Нижнекамскгаз» белән техник хезмәт күрсәтү килешүләре төзү өчен документлар кабул итү пунктлары ачылды.
Бу хакта «Жилье» торак идарәче компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгълүматны шәһәр администрациясендә дә расладылар.
Пунктлар түбәндәге адреслар буенча эшли:
- Студентлар урамы, 13 (1 кат);
- Корабельная урамы, 13а;
- Корабельная урамы, 8;
- Тыныч Аллея урамы, 9А.
Эш графигы: эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр (төшке аш: 12дән 13:00гә кадәр).
Кирәкле документлар:
- Паспорт күчермәсе (фото һәм соңгы прописка бите)
- Милек хокукын раслаучы документның күчермәсе
- Газ счетчигы паспортының күчермәсе
- Элемтә өчен телефон номеры
- Счетчикның соңгы күрсәткечләре.
Өй китабыннан (домовая книга) выписка кирәк түгел. Шулай ук документларны электрон рәвештә vopros_nkamskTU@tattg.gazprom.ru. адресына җибәрергә мөмкин. Хатның зурлыгы 5 мегабайттан артмаска тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев