Түбән Камада гимназия укучыларын махсус беләзекләр үрергә өйрәттеләр
Беләзек махсус ысул белән нык паракорд шнурыннан эшләнә.
8 һәм 11 нче микрорайоннарның территориаль үзидарә хезмәткәрләре 22 нче гимназия укучыларына хәрбиләр өчен махсус беләзекләр үрү буенча мастер-класс оештырды. Чара «Добровторник» Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды.
Беләзек махсус ысул белән нык паракорд шнурыннан эшләнә. Аның үрелү серләре белән «Добрые сердца» төркеме волонтерлары уртаклашты. Аларның сүзләренә караганда, бер браслет ясау өчен 20 минут вакыт китә. Мәктәп укучылары өчен, әлбәттә, күбрәк вакыт таләп ителә.
«Добровторник» акциясе кысаларында гимназия укучылары шулай ук махсус хәрби операция зонасында булган хайваннар өчен азык җыюда катнаштылар. Балалар бу игелекле эшкә керткән өлешләренең никадәр мөһим булуын яхшы аңлыйлар.
«Торак пунктны яулаганнан соң анда мәчеләр, этләр бик күп була. Аларга азык, медикаментлар таләп ителә. СВО сугышчылары өчен бу файдалы булачак, чөнки аз гына тавыш та аларның урынын ачарга мөмкин, шуңа күрә хайваннар тук булырга тиеш», — дип аңлатты волонтер Марк Карпов.
22 нче гимназиядә «Добровторник» акциясе айга бер-ике тапкыр үткәрелә. Бу атнада җыелган азык СВО зонасына якын арада җибәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев