Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалы Диана Гафарова ел волонтеры булды

Кыз 13 нче гимназия-интернатның 10 нчы сыйныфында укый.

Халык иҗаты йортында ел саен үткәрелә торган «Добрый Нижнекамск» муниципаль премиясенә йомгак ясалды. Быел 60 гариза кабул ителгән.

Диана Гафарова ел волонтеры исемен яулады. Кыз 13 нче гимназия-интернатның 10 нчы сыйныфында укый, ул — «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе һәм мәктәп президенты.

Шулай ук мәдәният, хайваннарга ярдәм, экология, сәламәтлек саклау һәм гражданлык-патриотик эш өлкәсендә иң яхшы волонтерлар сайланды.

«Түбән Камада ярдәмгә килергә әзер кешеләр күп. Бу — игелекле кешеләр шәһәре. «Добрый Нижнекамск» премиясенең беренче ел гына узмавы куанычлы», — диде «Түбән Кама волонтерлар үзәге» директоры Булат Әюпов.

Фото: Түбән Кама мэриясенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев