Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың рәсем укытучысы Владимир Кондратенко «Ел рәссамы» исеменә лаек дип табылды

Бүләкләргә төрле номинацияләр буенча берничә оста лаек булды.

Түбән Камада «Ел рәссамы-2023» күргәзмә-конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләргә төрле номинацияләр буенча берничә оста лаек булды.
Ә җиңүче исемен Түбән Каманың рәсем сәнгате укытучысы Владимир Кондратенко яулады. Аның укучылары мондый конкурсларда даими катнашса да, остазның үзенә һаман вакыты җитмәгән.

«Балалар «ә сез үзегез рәсем ясый беләсезме?» дип сорый башлаганчы. Бу сүзләрнең тәэсире булмый калмады һәм мин үземне дә күрсәтергә кирәк дип уйлый башладым. Башта эшләремне балаларга күрсәттем, аннары аларны дусларым күрде. Таныш рәссамнар бу эшләрне өстәлдә сакларга түгел, ә бөтен шәһәргә күрсәтергә кирәк дип әйттеләр», — дип сөйли «Ел рәссамы — 2023» конкурсында җиңүче Владимир Кондратенко.

Ел дәвамында Владимир күп картиналар төшерә, бик күп күргәзмәләрдә катнаша. Шәһәрнең иҗади тормышына керткән өлеше өчен «Ел рәссамы — 2023» исеменә лаек дип таныла.

Жюри эшләрне турыдан-туры һәм дистанцион форматта сайлап алган. Конкурс финалына 50ләп эш чыкты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев