Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медальләре тапшыра башладылар
Быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен 4 февральдә Түбән Кама мэры Рамил Муллин тапшырды. Беренче чиратта ул Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзи Таҗиев белән очрашты.
Әтисе бик иртә вафат булганга, балачагында аңа олылар белән бертигез эшләргә туры килә. 1943 елда, 17 яшендә, Фәүзи Таҗиевны Ерак Көнчыгышка артиллерия гаскәренә чакыралар. Совет Армиясе составында ул япон басып алучыларына каршы сугыша. «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Ике айдан аңа 99 яшь тулачак. Бүген ветеранның 6 баласы, 14 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Бу көнне тыл хезмәтчәне Анна Макаровага да медаль тапшырылды. Сугыш елларында ул яшүсмер була, башка балалар белән бергә Балык Бистәсе районында урман кисү эшләрендә эшли.
Җиңү юбилее уңаеннан «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» истәлекле медальләре барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.
«Бу — ил президентының 2 сентябрьдәге Указында күрсәтелгән. Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре бүген һәр ветеранга тапшырыла. Исемлек буенча алар — 290, кызганычка, көн саен кемдер китә. Якындагы 10 көндә барысына да медальләр тапшырырга тырышачакбыз. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешегә районның Мактаулы гражданины исемен бирү турында карар кабул ителде, бездә алар җиде кеше», — дип аңлатты Рамил Муллин.
Быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Моннан тыш, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев