Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада берничә кеше салкыннар аркасында хастаханәгә эләккән

Быелгы кышкы салкыннардан зыян күрүче түбәнкамалылар да бар икән инде: өч ир-ат кулларын һәм аякларын өшетеп, хастаханәгә эләккән.

Тагын берсе, артык нык туңу сәбәпле, хастаханәдә ята.

Шул ук вакытта үзәк базарда сәүдә итүче эшмәкәрләр, иртәдән кичкә кадәр урамда торсалар да, туңмау җаен табалар. Салкыннан кем ничек булдыра ала, шулай саклана инде. Кайнар чәй эчәргә һәм мөмкин кадәр калынрак киенергә кирәк, ди анда торучылар. 

«Мин, мәсәлән, кышкы салкын көннәрдә, сарык йоныннан бәйләнгән җылы оеклар киям, кәҗә шәлләренә төренәм. Әнә шундый җылы табигый киемнәргә өстенлек бирәм», — дип сөйли Хәдичә исемле сатучы. 

Җептән бәйләнгән әйберләр сатучы ханым, мондый салкыннарда кәҗә йоныннан бәйләнгән оеклар һәм бияләйләр кисәң яхшырак, ди. Бервакыт, моннан 9 ел элек, үзе дә аяк-кулларын туңдырган булган.

«Кулларымны өшеткән идем, бармак сөякләрем әле хәзер дә авырткалый. Ул вакытта бармакларымны бөтенләй сизмәдем. Өйгә кайткач, кызарып чыктылар, хәтта тиресе дә кубып төште», — дип искә ала ул. Шул вакыттан бирле мөмкин кадәр җылырак киенергә тырыша икән...

Шәһәрдә төрле сәбәпләр белән йортсыз калган кешеләр дә бар бит әле. Мәсәлән, Николай исемле 48 яшьлек бер ир-ат, хатыны белән низаглашкан һәм урамда калган, өстәвенә, документларын да югалткан. Ул баштарак дусларында яшәгән, аннары «Җылы куллар» приюты турында ишеткән һәм инде икенче атна шунда яши икән. Исәбе — документларын кабат ясатып, эшкә урнашу. «Миңа урамда туңып йөрергә туры килмәде. Ләкин приютка урамнан китерелүчеләр, мондый салкыннарда исән калу бик авыр булуы турында сөйлиләр», — ди ул. 

«Урамда калганнарның күбесе чатнама салкыннарда подъездларга керү җаен карыйлар. Тукталышларда йоклаучыларны да күргәләдем. Ярый ла, минем дусларым булгач, аларга сыенып яшәп тордым, ә кемнәрнеңдер дуслары да, туганнары да юк бит. Әнә, базар янындагы тукталышта бер кеше өшегән дип сөйлиләр», — диде ир-ат, уфтанып. 

10 гыйнварда приютта сигез кеше сыену урыны тапкан. Аларның күбесе ирләр. Андыйлар өчен «Җылы куллар» үзәгендә барлык шартлар тудырылган, хәтта кайберәүләргә документларын кабат ясатырга да ярдәм иткәннәр. Приютта торучылар ашарга үзләре әзерли. Азыктөлек белән «Ихлас» үзәге дә ярдәм итә икән. Төрле сәбәпләр аркасында урамда яшәргә мәҗбүр булганнар Түбән Камада шундый урын барлыкка килүенә бик шат. Югыйсә, мондый кышкы салкыннарга түзә алырлар идеме?!

Вера Муратова
Фото freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев