Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада бер ел эчендә 9,5 меңгә якын донор биш мең литрдан артык кан тапшырган

«Түбән Кама кан үзәге» Зәй, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының дәвалау учреждениеләренә дә хезмәт күрсәтә.

«Түбән Кама кан үзәге»ндә 2023 елга йомгак ясалды. Шәһәр сәламәтлек саклау хезмәте хәбәр иткәнчә, мәгълүмат белән Үзәкнең баш табибы Фәнис Нургаянов таныштырды.

Аның сүзләренчә, узган ел 9,4 меңнән артык донор биш мең ярым литр кан тапшырган. Шулай ук Нургаянов Түбән Камадан тыш үзәкнең Зәй, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының дәвалау учреждениеләрен дә хезмәтләндерүен искәртте.

Йомгаклау медсоветы бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләрне кан үзәге белгечләре алды. Түбән Каманың мактаулы донорын да рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр. Сүз уңаеннан, «Россиянең мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән кырык тапкыр кан һәм алтмыш тапкырдан да ким булмаган плазма тапшырган 68 донор бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев