Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада бер атна эчендә 43 бала туган

Шуларның 11е — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 43 бала туган, шуларның 11е — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 365 мөрәҗәгать теркәлгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 82 мөрәҗәгать кабул ителгән.

378 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, 452 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Хатын-кызлар консультациясендә 1 200 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 258 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 24 бала һәм 18 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев