Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Балаларны яклау көне узачак

Бүген, Балаларны яклау көне уңаеннан, Түбән Кама паркларында һәм скверларында күп кенә бәйрәм чаралары оештырыла.

Чаралар алты мәйданчыкта узачак. «Сабантуй» аттракционнар паркында, мәсәлән, төш вакытыннан башлап, иҗади осталык дәресләре, хәрәкәтле уеннар, асфальтта «Бәхетле балачак» рәсемнәр конкурсы, концерт, фотозона, аквагрим, шулай ук сабын куыклары белән уеннар башлана.

«Гаилә» паркында көндезге сәгать 11.00 дә «Балачакка кояш бүләк итегез!» дигән театрлаштырылган бәйрәм, шуннан соң «УенФест» республика проекты, «Балачак — бу без» уен программасы, спорт уеннары, «Безнең дус гаилә» концерт программасы узачак. 

Иртәнге 10.00 сәгатьтә «Айда» экстрим-паркында чаралар башланачак. Анда балаларны ачык һавада йога, ата-аналар һәм балалар өчен арт-терапия, памптректа тиз йөрүләр, музыкаль төркем чыгышы, ачык дәресләр, диджей-сетлар, отышлар көтә. 

Шул ук вакытта халык иҗаты йорты янында шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең балалар иҗаты фестивале, ә Габдулла Тукай исемендәге паркта «ӘкиятФЕСТ» башлана. 

16.00 сәгатьтә «Мирас» мәдәният йортында «Сәлам, җәй!» бәйрәме оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев