Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада балалар хастаханәсе төзеләчәк, анда логопед һәм психолог бүлмәләре була

Ул Гайнуллин урамында төзелә торган «Ак каен» мәчете артында урнашачак.

Түбән Камада 3нче балалар хастаханәсен 2024 елда төзи башларга планлаштыралар. Ул Гайнуллин урамында төзелә торган «Ак каен» мәчете артында урнашачак. Бинаның мәйданы 5 мең кв. метрдан артык тәшкил итәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хастаханәдә медицина хезмәтләренең киң спектры тәкъдим ителәчәк. Бинада инфекционист, хирург, рентгенолог, травматолог, педиатрлар, берничә процедура һәм прививка кабинетлары, физиотерапия, гинеколог, логопед, психолог, лор-табиб, невролог, УЗИ кабинеты, массаж кабинеты һәм башкалар урнашачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яңа микрорайоннарда социаль инфраструктура объектларына ихтыяҗ зур. Узган ел биредә 38нче лицей һәм 100нче балалар бакчасы ачылды.

«Яңа районнарда балалар күп, шуңа күрә хастаханәне нәкъ менә монда төзергә карар ителде», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Түбән Кама агломерациясе җирлегенең инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев