Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада аварияләр һәм балалар травматизмы үсеше проблемасы турында фикер алыштылар

Татарстанда икенче ел рәттән юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арту теркәлә.

Түбән Кама муниципаль районы администрациясендә үткән «эшлекле дүшәмбе» дә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү темасы буенча фикер алыштылар.

Татарстанда икенче ел рәттән юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арту теркәлә. Шуңа бәйле рәвештә республика Рәисе муниципалитетларга юл хәрәкәте иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау комиссияләренең эшен көчәйтергә кушты.

«Исегезгә төшерәм, 2025 елның 14 ноябрендә РФ Президенты Указы белән 2030 елга кадәрге чорга юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясе расланды», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников.

Ел башыннан район юлларында 173 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган һәм 214 кеше зыян күргән. Шул ук вакытта кайбер машина йөртүчеләр тупас хокук бозуларга юл куя: каршы як полосага чыгалар, җәяүлеләрне үткәрмиләр һәм юл чатларын дөрес узмыйлар. Җәяүлеләр ягыннан да хокук бозулар бар — аларның гаебе 23 очракта ачыкланган.

«Аварияләрнең күбесе 12:00 дән 16:00 гә кадәр һәм 16:00 дән 20:00 гә кадәр араларга туры килә. Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кеше зыян күргән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән яки тикшерүдән баш тарткан 716 машина йөртүчене ачыклаган. Узган ел андыйлар 680 иде», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.

Ул шулай ук балалар травматизмын профилактикалауның мөһимлеген ассызыклады. Быел юл-транспорт һәлакәтендә 47 бала зыян күргән.

«Иң еш җәяүле балалар җәрәхәтләнә — 28 бәрдерү очрагы теркәлгән. Шулай ук пассажир балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте, велосипедта йөрүче балалар белән 7 юл һәлакәте һәм яшүсмерләр белән питбайк һәм мопед белән идарә итүнең 3 очрагы булган», — дип хәбәр итте Илдар Әхмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев