Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада апрельдә талпаннан зыян күрүчеләр саны өч тапкыр арткан

Муниципалитетта талпан энцефалитын һәм талпан боррелиозын профилактикалау буенча санитар-эпидемиягә каршы комиссия узды.

Талпан тешләгәннән соң Түбән Кама район үзәк хастаханәсе травмпунктына мөрәҗәгать итүчеләр саны апрель башыннан өч тапкырга арткан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 13нче апрельгә 25 түбәнкамалыга талпанн кадалган, ә бер атна элек мондый пациентлар 8 булган. Практика күрсәткәнчә, пациентларның травмпунктка килүен табиблар май аенда — табигатькә һәм дача участокларына массакүләм сәяхәтләрдән соң көтәләр.

Шуңа бәйле рәвештә муниципалитетта талпан энцефалитын һәм талпан боррелиозын профилактикалау буенча санитар-эпидемиягә каршы комиссия узды. Чара барышында шәһәрдә һәм районда талпан тешләве китереп чыгарырга мөмкин булган йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән субвенцияләр хисабына эшкәртү планлаштырылган территорияләр билгеләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев