Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

1 гыйнвардан ул 30 сум булачак.

2023 елның 1 гыйнварыннан Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү бәясе үзгәрәчәк. Бу хакта бүген брифингта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итте.

Шәһәр маршрутларында автобусларда һәм трамвайларда йөрү бәясе 28 сумнан 30 сумга кадәр артачак, дип билгеләп үтте Игтисамов. Җитәкче урынбасары сүзләренә караганда, барыннан да элек бу электр энергиясе бәясе, ягулык-майлау материалларына ташучыларның эксплуатацион чыгымнары, запас частьләр һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе артуга бәйле мәҗбүри чара. 

«Шулай ук машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга хезмәт хакын индексацияләү дә планла бар», — дип ассызыклады Рафаэль Игтисамов.

Ләкин тарифларның артуы бердәм социаль йөртү билетын файдаланучы халыкның ташламалы категориясенә кагылмаячак, дип өстәде спикер. Юл бәясе шулай ук 23 сум тәшкил итәчәк. 

«Шулай ук түбәнкамалыларга 25 сумга йөрергә мөмкинлек бирүче электрон юл йөрү билетлары турында да онытмаска кирәк. Аларны тулыландыру бәясе — 1 мең сум. Алар буенча айга 40 тапкыр йөрергә мөмкин. Карталарны шәһәрнең теләсә кайсы почта бүлегендә сатып алырга мөмкин булачак», — дип искәртте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев