Түбән Камада «Алмаш» базасын реконструкцияләүне 2024 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар
Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин «Алмаш» укыту-тренировка базасын реконструкцияләүнең барышы белән танышты.
Хәзер бөтен көч барлык корпусларга җылылык кертүгә юнәлдерелгән. Эшчеләр узелларны әзерли, шулай ук радиаторлар урнаштыра. Киләсе атнада торбалар инде җылы булырга тиеш.
«Алмаш»та реконструкция 2023 елның февралендә башланды, нәкъ менә шул вакытта иске корылмаларны сүтүгә керештеләр. Хәзер территория танымаслык булып үзгәрде: биредә заманча, якты корпуслар, 200дән артык кеше сыйдырышлы зур ашханә барлыкка килде. Территориядә йөгерү юллары һәм футбол кыры урнаштырылган инде.
«Бу лагерь Түбән Камада җәйге ялның визит карточкасы булачак. Без аны күбрәк укыту-тренировка урыны дип карыйбыз. Аның мәктәп белән элемтә концепциясе бар, монда янәшәдә хоккей клубы, бәлки ул хоккей, футбол юнәлешләре булыр. Балалар биредә ял итеп кенә калмасын, физик үсеш, спорт күнекмәләре дә алсын иде», — дип уртаклашты Рамил Муллин.
Эшләрнең төп өлеше инде тәмамланган. Территорияне төзекләндерәсе калды: коймалар кую, агачлар һәм куаклар утырту. Киләчәктә базаны уен һәм тренировка комплекслары белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Шулай ук челтәрләрне электрга тоташтырырга кирәк.
300 баланы кабул итүгә исәпләнгән «Алмаш» базасын реконструкцияләү республика бюджеты хисабына башкарыла, шулай ук финанслар белән СИБУР компаниясе ярдәм итә. Лагерь балаларны җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе кабул итәчәк. Төп эшләр 2024 ел ахырына тәмамланырга тиеш. Аннан соң объектны беренче килүчеләрне кабул итүгә әзерли башлыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев