Түбән Камада «Алмаш» базасын реконструкцияләү төгәлләнә
Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 87 процент тәшкил итә.
Түбән Камада «Алмаш» укыту-тренировка базасын реконструкцияләү дәвам итә.
Анда берничә яңа бина төзелә: котельный, стадион, клуб, ашханә, биш йокы корпусы һәм контроль-үткәрү пункты. Шулай ук территориядә балалар спорт һәм уен мәйданчыклары урнаштырылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Главинвестстрой матбугат хезмәтендә.
Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 87 процент тәшкил итә. Биналарның эчке бизәлеше эшләре бара, территория төзекләндерелә.
Фото: gisu. tatarstan. ru
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев