Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада актив рәвештә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар

Контракт хезмәтенә РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итмәгән ир-атлар да кабул ителә.

— Түбән Камада контракт хезмәтенә чакыру актив бара, һәр көнне хәрби комиссариатка Ватан каршында бурычын үтәү теләге белән 3-4 кеше килә, — дип сөйләде Түбән Кама һәм Түбән Кама районының 24 нче хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Аның сүзләренчә, әле генә килешү төзегән 30лап хәрби Төньяк флот составындагы хәрби частьләрнең берсенә киткән. Бүген контракт буенча хәрби хезмәткә 10 кандидат хәрби документларны алу һәм күрсәтелгән подразделениегә китү өчен Казанга сайлап алу пунктына китте.

Контракт хезмәтенә РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итмәгән ир-атлар да кабул ителә, дип ачыклык кертте хәрби комиссар.

«Без Кораллы Көчләрдә хезмәт итмәгән һәм контракт буенча китәргә теләк белдергән гражданнарны кабул итәбез, чөнки гражданнарның хәрби хезмәтне үтмәүләренең төрле сәбәпләре булырга мөмкин: гаилә хәле яки ниндидер учреждениеләрдә һәм ведомстволарда эшләү»,- диде Газинур Ситдыйков «Көн темасы» тапшыруында.

Сайлап алу процессында армиядә хезмәт итмәгәннәрне медицина тикшерүе көтә, ә инде мондый тәҗрибәгә ия булганнар билгеле бер белешмәләр бирергә тиеш булачак.

Контракт төзергә теләге булганнарга тулырак мәгълүматны Үзәк урам, 86 адресы буенча Түбән Кама хәрби комиссариатында хәбәр итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев