Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада җәяүлеләр өчен экосукмакның кайчан ачылачагы билгеле булды

Аның озынлыгы өч километрга якын.

Июль азагына Түбән Камада беренче экосукмак ачылырга мөмкин. Бу җәяүлеләр сукмагын «Батыр» спорт комплексыннан ерак түгел урманда күрергә була.

Аның озынлыгы өч километрга якын. Ул урман урман посадкасы аша Пионер күленә чыга.

Җәй башыннан анда даими рәвештә өмәләр уза, халык чүп-чар һәм корыган ботакларны җыя.

Экосукмак дәвамында кечкенә архитектура формалары — эскәмияләр, фотозоналар, беседкалар барлыкка киләчәк.

«Күл янында воркаут һәм медитация ясау зоналары, мәгълүмати стендлар, ятаклар булачак», — дип уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы башлыгының сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча ярдәмчесе Марина Иванова.

Өмәләр атна саен үткәрелә. Халык аларда теләп катнаша. Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә чыга.

Бу шәһәр мэры Рамил Муллин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Яшел боҗра» проекты кысаларында Түбән Камада беренче җәяүле экосукмак булачак. Мондый сукмаклар белән бөтен шәһәрне уратып алырга ниятлиләр.

Барлык кечкенә архитектура формалары булган экосукмакны июль ахырында рәсми рәвештә ачарга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев