Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада җәй башыннан өч кеше батып үлгән

Алар җиһазландырылмаган урында су коенган.

Түбән Камада судагы чираттагы фаҗига — бу юлы суда 33 яшьлек ир-ат баткан.

Фаҗига 7 июльдә була. Егет җиһазландырылмаган урында су коенган. Ике кыз һәм ике егет яр буенда спиртлы эчемлекләр куллана. 

— Көндезге өчләр тирәсендә бер кыз каршыдагы утрауга йөзеп чыга, аның артыннан бу егет тә чыкмакчы була. Начар йөзгәнлектән, ул бата башлый, көчле агым аны читкә алып китә, — дип сөйләде Түбән Каманың ГИМС бүлеге башлыгы Денис Иванов. 

33 яшьлек ир-атның гәүдәсен водолазлар шул ук көнне таба. Алар аны дүрт метр тирәнлектән күтәрә. Сүз уңаеннан, фаҗигагә ярты сәгать кала бу егет белән профилактик әңгәмә үткәрелгән булган.

«Патруль төркеме килеп, профилактик әңгәмә үткәрде, бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган булуын аңлатты. Патруль нәкъ шушы компания белән сөйләште. Алар моны игътибарга алмады», — дип билгеләп үтте Денис Иванов.

Эссе көннәрдә бу пляжда кеше һәрвакыт күп була.«Коену тыела» дигән белдерүне дә күпчелек игътибарга алмый. 

Бу җәйдә Түбән Кама районында өч кеше батып үлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев