Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада ачылачак яңа балалар поликлинкасы тәүлегенә 200 кеше кабул итә алачак

Түбән Каманың 35а микрорайонында 3 нче балалар поликлиникасы төзелеше дәвам итә.

Кирпеч салу тулысынча тәмамланган, тәрәзәләр урнаштырылган, эчке һәм тышкы электр челтәрләрен монтажлау, шулай ук бинаны бизәү эшләре алып барыла. Параллель рәвештә поликлиника тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарыла.

Медицина учреждениесе быел ук эшли башларга тиеш. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла, аның кысаларында объектка 446 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Тәүлегенә 200 кеше кабул итә алачак яңа поликлиника Түбән Каманың сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим адым булачак. Анда участок педиатрлары кабинетлары, температуралы балаларны кабул итү зонасы, анализлар алу, ашыгыч ярдәм кабинетлары, рентген аппараты урнаштырылачак. Шулай ук поликлиникада балалар Сәламәтлек үзәге һәм сөт ризыклары бирү пункты эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев