Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 9 майда «Хәтер стенасы» барлыкка киләчәк

Акциядә катнашу өчен А5 форматындагы фотоны ясатырга, фотоның астында геройның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм яшәгән елларын күрсәтергә кирәк.

Түбән Камада 9 майда Лемаев исемендәге скверга керү урынында «Хәтер стенасы» барлыкка киләчәк.

Анда иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә кадәр теләгән һәркем Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын урнаштыра алачак.

«Шулай итеп, без быел онлайн үтәчәк «Үлемсез полк» ны кабатлыйбыз», — дип яза «Түбән Кама волонтерлар үзәге» вәкилләре.

Акциядә катнашу өчен А5 форматындагы фотоны ясатырга, фотоның астында геройның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм яшәгән елларын күрсәтергә кирәк. Төсле форматта бастырып, файлга салырга яки ламинировать итергә кирәк.

Җиңү көне үткәннән соң, дивардан җыелган барлык материаллар һәм фотолар архивларга һәм музейларга, шул исәптән «Лица Победы» Бөтенроссия тарихи депозитариена тапшырылачак, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган даими эшләүче арт-объектлар төзү өчен кулланылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев