Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 82 яшьлек бабай өйләнгән

Иң өлкән кәләшкә 77 яшь.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Камада иң өлкән кәләшкә — 77, ә кияүгә 82 яшь. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Иң яшь парларга 18 (килен) һәм 17 яшь (кияү).

«Барлык кәләшләрнең дә балигъ булулары куанычлы. Бары тик бер егет кенә 17 яшендә өйләнде. Никах РФ Гаилә кодексына ярашлы рәвештә рәсмиләштерелде», — дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

Алдагы елларда Түбән Камада балигъ булмаган кызлар белән никахлар теркәлгән булган. 2022 һәм 2021 елларда Түбән Камада 16 яшьлек кызлар кияүгә чыккан, ә 2020 елда иң яшь кәләшкә 14 яшь була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев