Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 4 октябрьдә кисәтү сиреналары яңгыраячак

Татарстанлыларны сирена белән хәбәр итү системасын тикшерәчәкләре турында кисәттеләр.

«Һәркемгә игътибар! Халыкны кисәтү системасының әзерлеген тикшерү бара!» — 4 октябрьдә 10.43 сәгатьтә Татарстан территориясендә кыска вакытка электр сиренасы, радио һәм телевидение каналлары аша телдән шундый хәбәр җиткереләчәк.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, «Һәркемгә игътибар» — ул куркыныч янаган яки гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта барлык ашыгыч хәбәрләрне тапшыру алдыннан халыкның игътибарын җәлеп итү өчен бирелә торган кисәтү сигналы.

Чынлап та гадәттән тыш хәл килеп чыкса, электр сиреналары, тавыш көчәйткечләр һәм сәнәгать предприятиеләре гудоклары аша 3 минутка кадәр сигнал бирелә, аннары радио һәм телевидение каналлары аша телдән хәбәр тапшырыла.

Ведомство билгеләп үткәнчә, кисәтү — кирәкле куркынычсызлык чарасы булып тора. Ул халыкны гадәттән тыш хәлләрнең тискәре нәтиҗәләреннән сакларга мөмкинлек бирә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын әлеге тикшерү сигналы буенча бернинди чаралар күрмәскә, тынычлык һәм тәртип сакларга чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев