Түбән Камада 3 нче балалар поликлиникасы ачылды
Поликлиника Студентлар урамы, 67 нче йортта урнашкан
Түбән Камада 25 декабрьдә 3 нче балалар поликлиникасын ачу тантанасы булды.
Поликлиника Студентлар урамы, 67 нче йортта урнашкан. Чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.
Беренче кечкенә пациентларны поликлиника 2025 елның 9 гыйнварыннан кабул итә башлаячак, дип планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев