Түбән Камада 22 йортка кайнар су бирү тукталды
Бу — кайнар су белән тәэмин итү трассасындагы җитешсезлекне бетерү белән бәйле.
Түбән Камада 22 торак йорт кайнар сусыз калды. Бу — кайнар су белән тәэмин итү трассасындагы җитешсезлекне бетерү белән бәйле, дип хәбәр итә «Нижнекамск ВКурсе» шәһәр паблигы.
Шулай итеп, түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда кайнар су юк:
- Сөембикә урамы, 77, 79;
- Чишмәле урамы, 1, 2,3,4, 4Б;
- Менделеев урамы, 47, 55;
- Студентлар урамы, 8, 8Б, 10, 10Б, 12, 14;
- Тынычлык проспекты, 89, 95;
- Төзүчеләр проспекты, 51, 53;
- Вахитов проспекты, 32;
- Мурадьян урамы, 2;
- Шинчылар проспекты, 43.
«Белгечләр су белән тәэмин итүне тиз арада торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез», — диелә хәбәрдә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев