Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 22 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли

Алар микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә урнашкан.

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен 22 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли, алар микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә урнашкан. 

«Менә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен банкалар һәм одеал алып килдем», — диде Альбина Гыйләҗетдинова, гуманитар ярдәм җыю пункты ишегеннән керешли үк. 

Хуҗалыкта ул әйберләрнең кирәге чыкмаска да мөмкин, ә менә фронттагы солдатларга ярдәм итәчәк, ди өлкән яшьтәге апа, зур ышаныч белән. Ул Түбән Камадагы гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсенә — 5 нче микрорайонның иҗтимагый үзәгенә — ике кечкенә пакетка әйберләр тутырып алып килгән. 

«Кем ничек булыша ала инде: кемнәрдер чүпрәкләр дә китерә, икенчеләре — киемнәр, юрганнар һәм башка шундый әйберләр... Хәзерге вакытта, нигездә, окоп шәмнәре өчен калай банкалар, шулай ук кайберәүләр медикаментлар алып килә. Микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә шундый гуманитар ярдәм җыю пунктларын кешеләргә әйберләрне алып килү җиңелрәк булсын өчен ачтык. Әйберләрне чәршәмбе көнне 9.00-12.00, пәнҗешәмбедә 15.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәбез», — ди 5 нче микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы (СТОС) рәисе Юлия Руденко. 

Мондый кечерәк пунктлар арадашчы әйбер җыю урыннары булып тора. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен төп өстенлек — аларның адым саен булулары. Әйтик, моның уңайлыгын бүген 13 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сизгән. Нибары биш минут җәяүләп киләсе һәм гуманитар ярдәм инде СТОС рәисе кулында. 

«Бик уңайлы, транспорт эзләп борчылмадык, барлык пакетларны кулларыбызга тоттык та, Юлия Алексеевна янына китердек. Волонтерлар коры душ ясау өчен калай савытлар һәм тукымалар җыя. Мондый акцияләрдә бездә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да, бакча хезмәткәрләре дә даими катнаша», — ди 13 нче балалар бакчасы мөдире Елена Астахова.

Мондый кечкенә пунктларда гуманитар ярдәм озак тоткарланмый. Барысын да тартмаларга төиләр дә һәм Химиклар проспектындагы 72 Б йортында урнашкан иҗтимагый үзәккә илтәләр. Анда әйберләрне шәхсән солдатларның үз кулларына тапшыралар яки гуманитар конвойлар белән махсус хәрби операция үткәрү зонасына озаталар. 

Александр Халин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев