Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 2026 елда шәһәрдә 55 йорт ишегалдын яңарту планлаштырыла

Торак мохите елдан-ел яхшыра бара, ә шәһәр халкы — үз ишегалларының ничек үзгәрүен күреп, яңартуларда актив катнаша.

Журналистларга «Безнең ишегалды» программасының быелгы йомгаклары һәм киләсе елга планнар турында тулы мәгълүмат бирделәр. 2024 елда шәһәрдә һәм районда барлыгы 53 ишегалды төзекләндерелгән, аларның бер өлеше — берничә программа мөмкинлекләрен берләштереп, комплекслы рәвештә яңартылган. 

«Безнең ишегалды» проекты 2020 елда старт алган иде һәм шул вакыттан бирле шәһәр мохитен төзекләндерүнең иң нәтиҗәле юнәлешләренең берсенә әверелде. Биш ел эчендә 401 ишегалды яңартылып, 100 меңнән артык кеше яшәү шартларын яхшырткан. 

Киләсе елда эшләр тагын да киң колач алачак: шәһәрдә — 47 һәм районда 8 ишегалдын яңарту планлаштырыла.

«ТКХ һәм Б департаменты» муниципаль унитар предприятиесе директоры Денис Баландин, программага әзерлек этаплары турында: «Ишегалларын төзекләндерү алдыннан без һәр йортта яшәүчеләр белән очрашулар үткәрдек, схемаларны бергәләп карадык, аларны борчыган барлык мәсьәләләргә игътибар иттек. Җыелышлар нәтиҗәсендә проектларга төзәтмәләр керттек. Киләсе елга без тулы әзерлектә. Әмма эш башланыр алдыннан тагын да кешеләр белән очрашып, яңалыкларны аңлатып чыгачакбыз», — дип билгеләп үтте ул. 

Йортларда яшәүчеләрнең теләкләре ел саен диярлек үзгәрешсез: машина кую урыннары һәм балалар мәйданчыклары һаман да иң кирәк объектлар булып кала. Белгечләр исә бу ихтыяҗларны мөмкин кадәр тулысынча канәгатьләндерергә тырыша. Аерым игътибар — коммуналь челтәрләргә.

Төзекләндерү эшләре башланганчы, белгечләр коммуникацияләрне тикшереп, кирәк булган урыннарда алдан ремонт үткәрә. «Бу — иң мөһим моментларның берсе. Без киләсе елда да челтәрләрне яңарту буенча эшләр планлаштырдык. Әгәр ниндидер участокта алыштыру кирәк булса, төзекләндерү алдыннан ук ремонт үткәрәчәкбез. Максат — яңа асфальтны тагын казып, кешеләрнең уңайлылыгын бозмаска», — дип аңлатты Баландин. 

Биш ел эчендә халык белән элемтә дә сизелерлек яхшырган. Түбәнкамалылар-сорауларын һәм тәкъдимнәрен «Безнең ишегалды» сайты аша, шулай ук ТКХ департаментына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп җиткерә ала. 

Торак мохите елдан-ел яхшыра бара, ә шәһәр халкы — үз ишегалларының ничек үзгәрүен күреп, яңартуларда актив катнаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев