Түбән Камада 2025 елда 80 йортта капиталь ремонт ясалачак
Бу хакта «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты»нда сөйләделәр.
2025 елда Түбән Камада һәм районда 80 торак йортка капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты»нда сөйләделәр.
Планда — җиде йортта җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясау, ә икесендә һава торышын җайга салу узелларын монтажлау.
Сигез йортта кайнар, салкын су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук күпфатирлы биш йортта су агызу буенча инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясау каралган. Тагын 26 йортта электр белән тәэмин итүнең инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясалачак.
Моннан тыш, 11 йортта 26 лифт алыштырылачак, 13 йортта — түбәләргә, 15 йортта фасадларга капиталь ремонт ясалачак. Өстәвенә тагын җиде йортның фасадларын җылытачаклар, берсендә янгыннан саклану системаларын төзекләндерәчәкләр.
Моңа кадәр Tatar LIFE Түбән Кама коммуналь челтәрләренең Татарстан буенча иң нык тузган булуы турында хәбәр иткән идек.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев