Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана

Өмәләргә шәһәрнең 100гә якын предприятиесе һәм оешмасы җәлеп ителәчәк.

1 апрельдән 31 майга кадәр Түбән Камада традицион санитар-экологик икеайлык узачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итте.

Беренче этапта гомумшәһәр һәм ведомство карамагындагы территорияләрдә масштаблы өмәләр оештырылачак, аларга шәһәрнең 100гә якын предприятиесе һәм оешмасы җәлеп ителәчәк.

Ике айга сузылачак чистартуның төп бурычлары: урамнарны һәм юлларны җыелган пычрактан, яфраклардан, юл тузаныннан чистарту, скверларда һәм паркларда, башка җәмәгать урыннарында җыештыру, ишегалларында, бакча ширкәтләрендә, гараж кооперативларында тәртип урнаштыру.

Шулай ук йорт яны, магистраль территорияләрдә, санитар зоналарда агачлар һәм куаклар утырту, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү күздә тотыла.

«Мин барлык түбәнкамалыларны, район халкын икеайлыкта катнашырга чакырам, шәһәрне һәм районны тәртипкә китерергә, агачлар утыртырга, шәһәрне яхшырак итәргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр һәм авыл халкынаТүбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X