Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкына балаларның тәрәзәдән егылып төшү сәбәпләрен атадылар

Иң еш сәбәп — тәрәзәдәге москит челтәре.

Түбәнкамалыларга тәрәзәләрдәге москит челтәрләренең балалар өчен куркыныч булуы турында искә төшерделәр.

Түбән Кама районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лиана Исмәгыйлова балаларның тәрәзәдән егылуның иң еш сәбәбе — беркетелмәгән москит челтәрләре булуын искә төшерә.

Ата-аналарга баланы ачык тәрәзәле бүлмәдә караусыз калдырмаска, шулай ук тәрәзә төбендә уйнауны катгый тыярга киңәш ителә. 

Балаларга тәрәзәдән сузылып карарга, кәрнизгә таянырга ярамаганлыкны аңлату мөһим. Тәрәзәләргә блокировка механизмы урнаштырырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев