Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә флюорография үтә алачак

Табиблар шимбә көннәрендә кабул итәчәк.

Түбән Камада «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә флюорография һәм маммография узарга мөмкин булачак. Табиблар шимбә көннәрендә кабул итәчәк.
Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә «Рамус Групп» компаниясе белән сөйләшүләр үткәрелгән.

«Без «Рамус» белән сөйләшүләр үткәрдек, алар шимбә көннәрендә мәйданчык бирергә әзер. Быел без күчмә маммограф һәм флюорограф алдык», — дип билгеләп үтте Сергей Мерясев.

Белгечләрнең кабул итү көне һәм вакыты турында соңрак хәбәр итәчәкбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев