Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга үлемгә китерүче төп сәбәпләрне атадылар

Бу хакта Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе хәбәр итте.

Түбән Кама халкы арасында үлемнең төп сәбәпләре аталды. Бу хакта Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев дүшәмбе планеркасында хәбәр итте.

Шулай итеп, беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында — онкология. Өченче урында медицина белән бәйле булмаган тышкы сәбәпләр (алкоголизм, юл һәлакәтләре һ.б.)

«Бүген Түбән Кама районында гомуми үлем тенденциясе тискәре. Бу күрсәткеч 1000 кешегә 10,4 тәшкил итә. Бу — 464 өзелгән гомер», — дип билгеләп үтте җитәкче.

Мерясев диспансерлаштыруның мөһимлеген искә төшерде. 2024 елда 110 965 Түбән Кама кешесе профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыруга үтәргә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев