Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама халкы 8 февральдә «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафонын каршы алачак

Шәһәр халкына республика һәм ил казанышлары турында сөйлиләр.

8 февральдә Түбән Камага «Татарстан — казанышлар Республикасы» марафоны автобусы киләчәк. Шәһәр халкына республика һәм ил казанышлары турында сөйлиләр.

Сәгать 15тә музыка көллияте бинасында шәһәр, район һәм республиканың беренче затлары катнашында панель дискуссиясе башланачак. Спикерлар: Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, вице-премьер, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин. Дискуссия модераторы — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Чарада шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, бизнесменнар, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Очрашуда катнашучылар игътибарына Татарстанның барлык казанышлары сурәтләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителә.

Түбән Кама районында хәзер 14 илкүләм проект буенча эш алып барыла. Федераль һәм төбәк программалары, ТР Рәисе, сәнәгать предприятиеләре ярдәме белән 2023 елда районда 8,3 млрд сумнан артык төзелеш һәм ремонт программалары гамәлгә ашырыла.

Түбән Камадагы очрашу Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбле концерты белән тәмамланачак. Шулай ук танылган татар җырчысы Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясаячак.

«Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны 15 гыйнварда старт алды. 1 мартка кадәр автобус 29 район аша узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев