Түбән Кама халкы 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлаячак
14 яшькә җиткән һәр түбәнкамалы тавыш бирә ала.
Татарстанда 2026 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды.
Аңа Түбән Кама һәм Түбән Кама районы халкына да кушылырга тәкъдим итәләр. Тавышны gorodsreda. tatar. ru. сайтында калдырырга була.
Шулай ук онлайн-тавыш бирүдә «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында «Опросы жителей» сервисы аша һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин. 14 яшькә җиткән һәр түбәнкамалы тавыш бирә ала. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Камада тавыш бирүдә түбәндәге территорияләр катнаша:
- «Гаилә» паркы (4 нче чират);
- «Сөембикә» паркы (Сөембикә һәм Кояшлы урамнары арасында);
- 28 нче микрорайонда җәяүлеләр променады;
- 17 һәм 18 нче микрорайоннар арасында җәяүлеләр променады;
- 20 нче микрорайонда җәяүлеләр променады;
- Кама Аланындагы «Сөенеч» скверы (4 нче чират).
Моннан тыш, «Безнең ишегалды» программасы буенча тавыш бирүдә Түбән Кама районының 80 гә якын территориясе катнаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев