Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама хакимияте быел шәһәрдә нинди парклар һәм скверлар барлыкка киләчәге турында сөйләде

Бу максатларга 160 миллион сум акча юнәлдереләчәк.

2024 елда Түбән Камада ике променад һәм бер сквер барлыкка киләчәк. Бу максатларга 160 миллион сум акча юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шулай, Менделеев урамында җәяүлеләр проспектының беренче чиратын төзү планлаштырыла. Финанслау күләме 68 млн. сум.

«Монда җәяүлеләр өчен юл салу, кечкенә архитектура формаларын формалаштыру, яшелләндерү һәм яктырткычлар кую күздә тотыла. Киләчәктә җәяүлеләр проспекты 35 нче лицей аша дәвам итәчәк, ул Бызов урамына чыгачак», — дип сөйләде Булатов.

Икенче променад Түбән Каманың 27 нче микрорайонында барлыкка киләчәк. Ул «Нефтехимиклар» паркыннан Чулман урамына кадәр сузылачак. Быел беренче чиратны төзү күздә тотыла. Эшләрнең бәясе 82 млн. сум.

Шулай ук Кама Аланындагы «Сөенеч» скверында эшләр тәмамланачак. Проектны гамәлгә ашыруга 10 млн сум акча бүлеп бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев