Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама волонтерлары Лисичанскига әниләр һәм балалар өчен посылка җибәрергә җыена

Гуманитар ярдәмне апрель ахырында җибәрү планлаштырыла.

Түбән Камада «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» волонтерлык хәрәкәте белән Лисичанскида яшәүче балалар һәм әниләр өчен гуманитар ярдәм җыю алып барыла. Шәһәр кешеләренең изге эшкә керткән өлеше турында эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Чулпан Ульданова сөйләде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Лисичанскидагы вазгыять киеренке кала, су, ут юк, көн саен тыныч халыкка атыш бара. Гуманитар ярдәмне апрель ахырында җибәрү планлаштырыла», — дип ачыклык кертте спикер.

Аның сүзләренчә, ике атнадан да азрак вакыт эчендә 200 мең сумнан артык күләмдә гуманитар ярдәм җыелган. «Көндәлек мәшәкатьләргә, арыганлыкка карамастан, беренче чакыру буенча батырлык, шәфкатьлелек, аңлау белән ярдәм итәргә омтылучы кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм», — диде Ульданова.

«Катлаулы геосәяси конфликт тормышка күпсанлы үзгәрешләр кертте, бу җәмәгать ярдәмчесе адресына кергән мөрәҗәгатьләр санының артуына да йогынты ясады. Барлыгы шундый 87 мөрәҗәгать булган.

«Мобилизация һәм махсус операция буенча мөрәҗәгатьләр бик күп булды, сорауларның 43 процентын тәшкил итте», — диде доклад укучы.

Шулай ук алар арасында ташламалы дару препаратлары алу, суд карарлары белән килешмәү, хезмәт бәхәсләре, торак мәсьәләләре дә бар. 2023 елның беренче кварталында 42 гариза кергән, диелә хәбәрдә.

Фото: tat.e-nkama.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X