Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә пациентлар өчен QR-кодлы беләзекләр һәм электрон медицина карталары кертелгән

Хәзер пациентларны рәсмиләштерү процессы кәгазьсез башкарыла.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә QR-кодлы беләзекләр һәм электрон медицина карталары кертелә. Яңалыклар сәнәгать тестларына кертелгән бердәм ТАТМИС мәгълүмат системасының бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте. 

Ел башланганнан бирле табиблар кабул итү-диагностика бүлегенең барлык пациентларына электрон медицина картасы башлый. Хәзер пациентларны рәсмиләштерү процессы кәгазьсез башкарыла, ә бу барлык анализлар һәм тикшерүләр электрон рәвештә билгеләнә дигәнне аңлата.

Бу проект кысаларында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә уникаль QR-кодлы махсус беләзекләр барлыкка килде. Аларның һәрберсе пациент, аның авыру тарихы, барлык билгеләнүләре һәм маршрутлаштырулары турында мәгълүмат саклый. Беләзекләр медицина хезмәткәрләрен кәгазь документлар тутырудан азат итә.

Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үзенең визиты вакытында яңа системаның эше белән танышты һәм февраль башына кадәр Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе территориясендә продуктны тулысынча эшләтеп җибәрергә кирәклекне ассызыклады.

ТАТМИС — Татарстанның барлык дәвалау учреждениеләреннән мәгълүматны бер базага берләштерүгә юнәлдерелгән программа. Пациентлар турында барлык мәгълүмат бер урында сакланачак. Шулай итеп, киләчәктә республиканың теләсә кайсы шәһәрендә медицина хезмәткәре кабул итүгә килгән пациент турында барысын да беләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев