Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә ике заманча эндоскопик аппарат барлыкка килде
Яңа җиһазлар «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасы кысаларында сатып алынды.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә ике заманча һәм төгәл эндоскопик аппарат барлыкка килде.
Яңа җиһазлар «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасы кысаларында сатып алынды, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
«Бу җиһаз ярдәмендә без диспансеризациянең икенче этабын узып, поликлиникага өстәмә тикшеренү өчен җибәрелгән пациентларга гастроскопия һәм колоноскопия үткәрәбез», — дип билгеләп үтте эндоскопия бүлеге мөдире Александр Антонов.
Бу җиһазлар эчке органнарның: үңәч, эчәклек, ашказаны, уникилле эчәклекнең торышын визуальләштерә. Барлык сурәтләр цифрлы форматта ясала, HDTV-визуализация функциясе эндоскопистлар өчен максималь мөмкин булган сурәт сыйфатын тәэмин итә, капиллярларны, лайлалы тышча структураларын һәм башка элементларны карарга мөмкинлек бирә.
Фото: НЦРМБ
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев