Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама укучылары каникуллар вакытында «исән калу беләзекләре» үрә

Паракорд беләзек хәрби көнкүрештә дә, сугыш кырында да кулланыла һәм солдатлар өчен кыенлык килгәндә үзенә күрә бер ярдәмче булып тора.

Мәктәп укучылары җәйге каникулларын файдалы уздыра ала. Алар өчен Химиклар проспектындагы 72 «б» йортында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктының ишекләре һәрвакыт ачык, анда теләгән һәркем сугышчылар өчен «исән калу беләзекләре» үрергә өйрәнә, шулай ук башка осталык дәресләрендә катнаша ала. 

«Добрые сердца» төркеменең тәҗрибәле волонтерлары үз эшләре вакытында дистәләгән осталык дәресләре үткәргәннәр һәм йөзләгән кешене «исән калу беләзекләре» үрергә өйрәткәннәр. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә планлаштыралар. «Исән калу беләзекләре, коры душ, маскировка челтәрләре буенча осталык дәресләре үткәрәбез. Күптән түгел без 1 нче һәм 22 нче гимназияләрдә булдык. Балалар үзләре дә безнең пунктка киләләр. Аларның моның белән кызыксынуы, вакыт табуы бик күңелле күренеш», — ди территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Наталья Суворова.

Паракорд беләзек хәрби көнкүрештә дә, сугыш кырында да кулланыла һәм солдатлар өчен кыенлык килгәндә үзенә күрә бер ярдәмче булып тора. Волонтерлар бу кирәк-яракны солдатлар өчен посылкалар белән бергә җибәрәләр. Яшь буынның бу игелекле эштә катнашуы сөендерми кала алмый, диләр волонтерлар.

«Балалар чын күңелдән эшли. Мин моңа бик шат, кечкенә патриотлар үсә. Алар моны ни өчен эшләгәннәрен беләләр, тиз эшлиләр, бик акыллы балалар. Әлбәттә, бүләкләр белән киләләр», — диде волонтер, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Флюра Виноградова. 

Гуманитар ярдәм җыю пунктында һәркем «исән калу беләзекләре» үрергә өйрәнә, шулай ук сугышчылар өчен кирәкле әйберләр алып килә ала. Пункт һәр көнне иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр эшли.

Максим Липин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев