Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама укучылары бер тонна ярым батарейка җыйды

Иске элементларны экологик акция кысаларында тапшырдылар.

Түбән Кама районы мәктәпләре укучылары бер тонна ярым батарейка җыеп тапшырды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иске батарейкаларны экологик акция кысаларында җыйдылар. Акция барышында балалар бер батарейканың әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерүен һәм ни өчен аны ташларга ярамаганлыкны белделәр.

Укучыларның уртак тырышлыгы белән 1,5 тонна кулланылган батарйка җыелган. Иң актив катнашучылар арасында 35нче лицей һәм «37нче күппрофильле лицей» укучылары булды, алар бергәләп 413 кг иске батарейка тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев