Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама травматологы саф һавада актив ял вакытында имгәнүләрдән саклану чаралары турында сөйләде

Биш гади кагыйдә бар, ди ул.

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең травматолог-ортопед табибы Ислам Кулиев саф һавада актив ял вакытында имгәнүләрдән саклану чаралары турында сөйләде. Бу хакта больницаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чаңгы, тимераяк, чана — болар барысы да яхшы, ләкин без пациентларга һәрвакыт акыл белән ял итәргә кирәк дип әйтәбез. Кышка аек баштан сөенергә кирәк! Исерек кешеләр вазгыятьне контрольдә тотмый», — дип билгеләп үтте беренче чиратта табиб.

Ә менә тауларда балаларын күзәтеп торучылар вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота. Өлкәннәрнең берәрсе өстә, ә икенчесе аста балаларга тиз генә юлдан китәргә ярдәм итеп торса - бик яхшы.

Имгәнү куркынычын киметү өчен биш гади кагыйдә бар:

  1. Алдагы төшүче читкә киткәнче, таудан төшмәскә;
  2. Таудан аска төшеп җитү белән читкә китәргә; 
  3. Бозлы юлдан йөгермәгез. Бозда таеп китү һәм таудан аска төшүчеләр астында калу җиңел;
  4. Кар яисә боз тавына баскычлар белән җиһазландырылган махсус урында гына менәргә кирәк;
  5. Травматизмнан саклану өчен баскан һәм чүгәләгән килеш шуарга ярамый.

Моннан тыш, тауны сайлау һәм таудан шуу өчен кирәкле әйберләргә игътибарлы булырга кирәк. Травматологлар фикеренчә, иң куркынычы тюбинглар — алар бөтенләй идарә ителми һәм тормоз җайланмасы белән җиһазландырылмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев