Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама Татарстанда иң төзек торак пункт дип танылды

Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.

Түбән кама «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңде. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.

«Шәһәр өчен җанын-тәнен биреп эшләгән бөтен команданы котлыйм. 800 мең сумнан артык премияне дә яраткан шәһәребез файдасына тотачакбыз — кайсы проектка икәнен соңрак сөйләрмен», — дип язды ул.

Рамил Муллин шулай ук бу казаныш артында урамнарда һәм ишегалларында тәртип урнаштыручы җыештыручылар, ут баганаларында барлык лампочкаларның төзек булуын карап торучы белгечләр, юлчылар, архитекторлар, яшелләндерүчеләр, буяучылар, төзүчеләр һәм башка шәһәр халкының торуын ассызыклады.

«Территорияне ничек кенә бизәсәң дә, ничек кенә чистартсаң да, үзгәртсәң дә, бу матурлыкны саклый белүче шәһәр халкына күп нәрсә бәйле. Чиста юллар, паркларга, чәчәк бакчаларына һәм һәйкәлләргә сакчыл караш өчен рәхмәт. Бергәләп безнең шәһәрне иң яшел, уңайлы һәм матур итәрбез!» — дип нәтиҗә ясады Түбән Кама мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев