Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама табибы грипп йоктырмас өчен киңәшләр бирде

Түбән Камада грипп сезонында авыручылар саны артуы күзәтелә.

Түбән Кама районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева эшлекле дүшәмбедә авыруны профилактикалау буенча киңәшләр бирде.

«Чир йоктырмас өчен күмәк чараларга йөрүдән тыелырга киңәш ителә. Шулай ук җәмәгать урыннарында һәм халык күп җыелган урыннарда битлек кияргә кирәк. Профилактик препаратлар кабул итәргә кирәк — С витамины, вируска каршы дару, күп итеп эчемлек эчәргә», — диде белгеч.

Район башлыгы Рамил Муллин сәнәгать предприятиеләреннән һәм бюджет учреждениеләреннән санитар-эпидемия режимын үтәргә таләп итте.

«Шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә барлык чараларны да дәвам итәбез, шулай ук көчәйтәбез. Бүгенге көндә грипп буенча вакцинация тәмамланды, ә яңа коронавирус инфекциясе буенча дәвам итә», — дип хәбәр итте медик.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев